1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн дөнья җәмәгатьчелеге һәм гади кешеләр игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килде. Бу куркыныч чирдән үлгәннәрне искә алу, киләчәк турында уйланырга кирәк. Һичшиксез, бу бөтен кешелек дошманы. 1 декабрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Скажем порокам нет» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бу чир белән зарарлану, авыруның беренче билгеләре, хәзерге вакытта бу авыруны профилактикалау һәм дәвалау алымнары турында сөйләделәр. Шулай ук мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.