"Аклар һәм каралар" мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен шашка буенча ярыш

2023 елның 8 декабре, җомга

8 декабрьдә Иске Икшермә авыл мәдәният йортында  "Аклар һәм каралар" дип исемләнгән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шашка турниры узды. Турнир шатлыклы, игелекле атмосферада узды. Барысы да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырыштылар, җиңүләренә шатландылар. Һәм, әлбәттә, бу турнирда беренче чиратта җиңү түгел, ә катнашу, аралашу мөһим иде. Ә чараның яшь катнашучылары Абдуллина Сирина һәм Ленара җыр башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International