24нче ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Бәйгедә Юлбат төп, Килдебәк һәм Лесхоз урта мәктәпләре көч сынашты.Кереш сүз белән Юлбат төп мәктәп директоры Хазиев И.И чыгыш ясады. Беренче бүлектә командалар дуслык сыйныфының серләрен ачучы иҗади визиткалар тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучылар да дуслык сыйныфының сере балаларның, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналарның бердәмлегендә, уртак эшчәнлегендә булуын исбатладылар.Чыгышлар үзенчәлекле һәм эчтәлекле иде. Безнең мәктәбебездән бу бәйгедә 5 сыйныф укучылары ,сыйныф җитәкчеләре Мазитова Рамзия Габрауф кызы һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары-Агелова Р.З, педагог оештыручы –Валиева Л.И. һәм әти –әниләр комитеты исеменнән Юлбат китапханәчесе катнашты.
Икенче турда “Без бергә” конкурсының «Иҗади гаилә» номинациясендә чыгышлар игълан ителгән иде. Бәйгедә Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Рахимуллиннар, Килдебәк урта мәктәбеннән – Нургалиевлар
Лесхоз төп мәктәбеннән - Афанасьевлар гаиләләре чыгыш ясады. Рахимуллинар гаиләсе Юлбат мәдәният йортының төрле клуб берләшмәсе әгъзаләре,Шулай ук Фәнил Фәләхиев матур чыгышы белән кичәне бизәде.
Чара дәвамында командалар бер-берсен сәхнәдә алыштырдылар, һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары астында үтте.