Быел
29 октябрьда ВЛКСМның 105 еллыгы билгеләп үтелә . 28 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган көнең белән, Комсомол! » - мәгълүмат сәгатен үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар. Советлар Союзы таркалуга карамастан, илебез гражданнары аның турында әле дә сагынып искә алалар. Алар комсомол турында да хәтерлиләр, гәрчә Бөтенсоюз Ленин коммунистлар берлеге инде күптән туктаса да. Безнең чарада катнашучыларның күбесе Комсомол сафында булганнар һәм без тарихи фактлар турында мәгълүматләрне , комсомол билеты, китаплар , буклетлар аша карап искә алдык. Шул чордагы Комсомол җырлары җырланды . Стена газетасы материаллары буенча комсомолның дөньяда иң массакүләм һәм иң көчле яшьләр оешмасы булганын, комсомолны оештыру тарихын, әхлакый сыйфатлар, гражданлык активлыгы һәм илебезнең тарихы белән горурлык тәрбияләү турында мәгълүмат укылды.
Мәгълүмати тема буенча күргәзмә оештырылды- «Комсомолның туган көне»