"Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!"- фестиваль-конкурс

2023 елның 21 октябре, шимбә

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!"- фестиваль-конкурс игълан итте.

 21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!” фестивалҗ-конкурсында:Килдебяк, Югары Симет, Түбән Шытцу ,Иске Икшермә,Сатыш,Юлбат авыл җирлекләренә кергән мәдәният йортлары, авыл клублары гореф-гадәтләрне саклау максатыннан йолалар тәкъдим иттеләр. Тамашачылар һәм жюри хөкеменә: Йомырка жыю, Каз өмәсе, Уракка төшү, Калядование, Бирна җыю, ."Кәлеш бөрнәсе әзерләү" йолалары тәкъдим ителде.

Мөгаен, халыкны ул яраткан, үтәгән һәм билгеләп үткән бәйрәмнәр, йолалар һәм традицияләр кебек бернәрсә дә шулкадәр ачык итеп сурәтләми.  Бәйрәмнәрдә, йолаларда һәм гореф-гадәтләрдә, көзгедәге кебек, һәр халыкның йөзе, мәдәнияте һәм үзенчәлеге чагыла.

 Юлбат мәдәният йорты,китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы  хезмәткәрләре Юлбат авыл җирлегенең үзешчәннәре белән берлектә "Кәлеш бирнәсе әзерләү" йоласын күрсәттеләр.

 Фестиваль тагын бер тапкыр катнашучыларның үзләренең уникаль сәләтләрен, кабатланмаслыгын һәм колоритлылыгын югалтмавын раслады, алар репертуарның һәм тапшыру ысулларының төрлелеге белән аерылып тордылар, җирле халык мәдәнияте нигезләреннән илһам алдылар.

 Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр. Авыл җирлекләре башлыклары ,район мәдәният йортының үзәкләштерелгән клублар  системасының әйдәп баручы методисты Г.Ш. Садриева катнашучыларның чыгышларын , мәдәният хезмәткәрләренең керткән өлешен, сәхнә элементларын әзерләүне югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International