6 август көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре “Саулык- зур байлык” исемле тематик күргәзмә оештырдылар, анда сәламәтлекне ничек ныгытырга һәм сакларга кирәклеге турында мәгълүмат куелды.
Сәламәт яшәү рәвеше дөрес туклануны оештыруны, тигез физик йөкләнешне, даими ялны күз алдында тота. Рационда витаминнар мөһим. Витаминнардан башка тулы кыйммәтле сәламәтлек белән тәэмин итү мөмкин түгел. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең шифалы үзлекләре, витаминнарның төп чыганагы, дарусыз дәвалау турында мәгълүмат бирелгән. Зарарлы гадәтләргә дә кагылышлы мәгълүмат бар. Кеше өчен тәмәке, алкоголь, наркотиклар куркыныч булуы яхшы билгеле. Әмма, кызганычка каршы, барысы да җитди куркынычны аңлап бетерми . Мәдәният йорты һәм китапханә бу юнәлештә актив рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чараларны күздә тота.