26 сентябрьдә Иске Икшермә мәдәният йортында "Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Россиядә күп халыклар яши, безнең илдә һәркемгә урын җитәрлек. Һәрбер халык үзенчәлекле һәм бай тарихка ия. Халык тарихы язма чыганакларда гына түгел, ә фольклорда, бәйрәмнәрдә, гореф-гадәтләрдә һәм йолаларда да чагылыш таба. Татарларның традицион йолалар һәм бәйрәмнәр системасы үз эченә көндәлек тәртип нормаларын һәм кешенең иң мөһим моментларын рәсмиләштерүне ала.