«Уйнагыз, гармуннар!» -зур фестиваль-бәйрәм

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

30 август көнне Казанда республика һәм шәһәр көне уңаеннан «Уйнагыз, гармуннар!» дип аталган зур фестиваль-бәйрәм уздырылды. 1000нән артык катнашучы гармунчылар арасында Саба район мәдәният йорты, музыка мәктәбе коллективы, Юлбат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе -Б. Р. Шәмсиев, бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән килүчеләр оста уйнап, матур гармуннар  яңгырашы белән бәйрәмдә халыкны сөендерделәр!

Россиянең һәм Татарстанның күп кенә почмакларыннан  килгән гармунчылар Г.Камал театрыннан башлап, Бауман урамы аша узып, 1 май мәйданына күтәрелделәр. Казан Кремленә күтәрелгәч, Сөембикә манарасы янында җырлы-биюле бәйрәм флешмобта катанашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International