«Милли моңнар Ватаны син - Сабам!» исемле бәйрәм чарасы

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

30 август көнне Байлар Сабасы бистәсенең «Ямьле Саба» яр буенда Татарстан Республикасы көненә һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Милли моңнар Ватаны син - Сабам!» исемле  бәйрәм чарасы узды. Юлбат авылы мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф Алан авыл клубы мөдирләре, Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә кунакларны җыр-биюләр белән каршы алдылар. "Кичке уен" проектында катнашкан коллектив “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре шулай ук «Саба-2023 Чәчәкле»  конкурсында мәдәният учреждениеләре арасында кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде. Безнең хезмәт бәяләнгән өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International