«Сәламәт булу бик яхшы»дип исемләнгән әңгәмә яшьләр белән

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Сәламәтлек турында бер көндә генә түгел даими кайгыртырга кирәк. Сәламәтлек һәркемгә – балаларга да, өлкәннәргә дә, хәтта хайваннарга да кирәк. Сәламәтлек турында кайгырту һәм белү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Сәламәтлегеңне сакламасаң, аны югалтырга мөмкинсең. Сәламәт булырга безгә нәрсә ярдәм итә, нинди процедуралар үткәрергә кирәк? 15 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән «Сәламәт булу бик яхшы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар әңгәмә барышында спорт белән шөгыльләнергә, иртәнге гимнастика ясарга, ешрак хәрәкәт итәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Начар гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә куркыныч   булуы турында аңлатылды.

 «Сәламәтлек байлыктан кыйммәтрәк», «Сәламәтлекне сатып алып булмый»дигән мәкальләрнең мәгънәсен төшендердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International