Юлбатым- Ямбулатым” туристик маршрут буенча экскурсия

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

17 август көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Юлбатым- Ямбулатым” туристик экскурсиясе оештырдылар. Экскурсия Г.Тукай урамында үтте. Бу маршрутта тарихчы-«Юлбатым-Ямбулатым» документаль китабы авторы Сафин И.Ф белән кызыклы очрашу булды. Илдар Фәтхулла улы Сафин балаларга китапның барлыкка килү тарихы, авыл һәм аның халкы тарихындагы кызыклы фактлар турында сөйләде.Балаларга үз музееның тарихи экспонатларын күрсәтте: Уф Алла арбасын,шулай ук агач чана. Бу чаналар белән бәйле балачак тарихларын сөйләде.

 Маршруттагы чираттагы тукталыш: «Чирмеш чишмәсе» булды. Балалар Юлбат авылының беренче күченүчеләре турында белделәр, аннары Галиев Наил абый капкасы янында тукталдылар. Ул авылдашларыбызның шәҗәрәсен төзү буенча эш алып бара, авыл тарихын яхшы белә. Экскурсия Г.Тукай урамында, яраткан шагыйребезнең чылбыры буенча шигырьләр уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International