3 августта Иске Икшермә мәдәният йортында "Ямьле җәйге кичләрде "кичке уен уздырылды. Һәр авылда үзенең кичке уеннары була. Аларны бер нәрсә берләштерә: анда үзләрен күрсәтергә, башкаларга карарга, күңел ачарга,ярышырга җыелганнар. Очрашуларга эш көненнән соң килгәннәр. Ул үзе бер бәйрәм булган. Авылдашларыбыз да бу кичне җырлар җырладылар," Гөлбану"," Наза", "Йөзек салыш" һ.б. яшьлек уеннарын уйнадылар, шаяртулар белән бу кичне күңелле үткәрделәр.