Түбән Каманың термаль суларына экскурсия

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама — кечкенә шәһәр булуга карамастан,анда матур табигатьнең һәм саф һавада ял итү урыннарының гаилә, балалар, ата-аналар, парлар белән йөрү өчен гәҗәеп урын  булуы белән билгеле.Һәм беренче аеруча популяр урыннар арасында Түбән Кама термалары да бар. . Бер генә кешене дә, туристны та битараф калдырмаячак бу чыннан да искиткеч урын. 6 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының ата-аналары һәм авыл халкы белән берлектә Түбән Каманың термаль суларына экскурсия ясадылар.  "Түбән Кама термнары" - тулы курорт форматындагы сәламәтләндерү комплексы.Комплекс барлык төр сауналарны һәм мунчаларны берләштерә: гималай тозы, эрбет үләне, төрек хамамлары, рус мунчасы һ.б. Бу без, үзебезне экзотик илләрдә кебек хис итәргә өлгергәннең бик аз өлеше.Экскурсия Г.Тукай паркында дәвам итте, анда фонтан, балалар мәйданчыгы һәм шагыйрьнең әсәрләрендәге кызыклы персонажларның скульптуралары бар.Монда затлы газоннар, парк буенча эскәмияләр күләгәдә урнаштырылган, бу эссе һава торышында бик уңайлы.

  Барысы да бик күп күңелле тәэсирләр, хис-кичерешләр алып кайтты. Экскурсия һәркемгә озакка истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International