Безнең илдә барлык татлы ризыкларның да искиткеч бәйрәме бар . Шоколад көне- 11 июльдә билгеләп үтелә. Без балалар белән мондый вакыйганы читтә калдыра алмадык. 11 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кызыклы һәм иң татлы «Тормыш тәме»- шоколад бәйрәмен оештырдылар. Җәйге җиләк-җимешләр муллылыгы, ризыклар ярдәмендә без десерт өстәлен төрлеләндереп, десерт- фондю татып карадык. Әмма иң элек шоколадның ачыш ясаучы Кристофор Колумб турында, шоколадның кайдан барлыкка килүе, аны әзерләү процессы ,аның төрләре турында слайд карадык һәм алып баручылар сөйләде.Балалар шоколад кәнфитләре атамаларына җавап бирделәр, шулай ук "шоколадның зыяны һәм файдасы турында" сөйләштеләр, шоколадның тәме нинди була, дип атадылар, «шоколад» сүзеннән кыска сүзләр төзеделәр һәм сынауның барлык этапларын җиңел генә үттеләр . Мини фабрика оештырдык, балалар белән фондю-шоколадка төреп, җиләк-җимеш ашадык. Катнашучыларга процесс бик ошады, барысы да шоколадның соңгы тамчысына кадәр сыйландылар. Кичә бердәм, күңелле атмосферада узды һәм катнашучыларга якты хисләр , яхшы кәеф бүләк итте.