"Хэтерлим мин эле бугенгедэй..." ветеран укытучылар белән очрашу

2023 елның 26 мае, җомга

26 майда Урта Нырты авыл клубы мөдире Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә ветеран-укытучылар белән очрашу кичәсе үткәрде. Укытучылар-үз гомерләрен җирдәге авыр, әмма мактаулы эшкә багышлаган кешеләр. Ветеран-укытучылар белән очрашу безнең өчен һәрвакыт мөһим. Алар үсеп килүче буыннар өчен ачык мисал. Тормыш тәҗрибәсе булган кеше, үсеп килүче буынның остазы һәм укытучысы булып тора. Кемдер өчен педагог булып эшләү-ул мавыгу, кемдер өчен бары тик һөнәр, ә кемдер өчен бөтен тормыш. Чарада катнашучылар мәктәп тормышында булган күңелле хәтирәләрне  искә төшерделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын җырладылар. Бер-берсе белән түгәрәк өстәл артында аралашып утырдылар, шулай ук бик күп күңелле хәтирәләрне искә төшерделәр. Алда яңа очрашулар булыр дип өметләнәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International