"Георгий тасмасы" акциясе

2023 елның 7 мае, якшәмбе

2023 елның 25 апрелендә ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы"Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. 7 майда Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре "Георгий тасмасы" акциясенә кушылалар һәм сугыш ветераннарың каберләрен барлыйлар, Георгий тасмаларын коймаларга бәйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International