Митинг-парад "Җиңү көне буыннарда яши"

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

8 майда Иске Икшермә авылында Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг - парад узды. Котлау сүзе белән Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы А.И. Биккинин,Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Ф. Ф. Закиров чыгыш ясадылар. Бәйрәм "Кояшкай" балалар бакчасы," Тургай " социаль приюты,  Байкиев К.С. исемендәге кадет-интернат мәктәбе, Иске Икшермә мәдәният йортының "Сударушки" ансамбленең чыгышлары белән дәвам итте. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм Икшермә кадет мәктәбе кадетларының парад маршы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International