“Алар һәрберебезнең язмышында” - тематик кичә

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

 Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 30 апрель көннне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Алар һәрберебезнең язмышында” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичә сугыштан соң безнең районга укытучы итеп билгеләнеп, 40 елга якын Югары Шытсу башлангыч мәктәбендә белем биргән Мария һәм Иван Гордеевларга багышланды. Алар Югары Шытсу халкының бөтенесенең диярлек беренче укытучылары булганнар. Безнең авылда алар өйләнешәләр, 6 балалары туа, 5 балалары бүгенге көндә исән-сау, Казанда һәм Татарстанның төрле районнарында яшиләр, һәм алар гаиләләре белән бүгенге кичәнең кунаклары булдылар. Җирлек җитәкчеләре, Түбән Шытсу төп мәктәбе коллективы, “Саба таңнары” газетасы корреспонденты Ф.Вилданова, Гордеевларның балаларының дуслары, якыннары, сыйныфташлары катнашты. Кичәдә шулай ук Мария һәм Иван Гордеевларның укучылары да чыгыш ясады. Укытучы Гордеевларның документлары, казанышлары, мактау кәгазьләреннән торган күргәзмә дә әзерләнде. Иван Гордеев районда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе алган икенче кеше була. Мария һәм Иван Гордеевларның РСФСРның Мәгариф министрлыгы бүләкләре дә байтак. Ике кызлары һәм бер уллары әти-әниләренең юлын дәвам итеп, укытучылык һөнәрен сайлаганнар. Тематик кичә истәлекләргә, җыр-биюләргә, шигырьләргә бик бай булды.Чөнки Гордеевларның балалары үзешчән артистлар да: композитор, шагыйрь, җырчы, биючеләр. Шулай ук алар мәдәният йортыбызның музей-почмагына махсус ясаткан фотолар да бүләк иттеләр. Кичә бик җылы, күңелдә калырлык булды. Ахырдан зал басып алкышлады. Чара чәй табыны артында тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International