30 апрельдә Урта Нырты авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты, Урта Нырты авыл клубы һәм Язлы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан балалар катнашында оештырылган "Балачак иленнән"дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Балалар концертта зур шатлык белән катнаштылар. Балаларның якты номерлары тынгысыз алкышлар белән хупланды. Концерт оригиналь номерлары һәм якты костюмнары белән истә калды. Балаларның чыгышлары тамашачылардан уңай бәяләргә лаек булды.