26 апрельдә Иске Икшермә мәдәният йортында татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган " Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби-музыкаль кичәсе уздырылды.
Чараны алып баручы катнашучыларны бөек татар шагыйренең тормыш этаплары белән таныштырды , ул, авырлыкларга карамастан, искиткеч кеше булып кала алды һәм бик кыска, нибары 27 ел эчендә, үзенең шигырьләре, әкиятләре, поэмалары һәм хикәяләре рәвешендә халыкка зур мирас калдыра алды. Чарада катнашучылар Г.Тукай шигырьләрен укыдылар , җырлар башкардылар. Чара ахырында барысы бергә "Туган тел" җырын башкардылар