22 апрельдә Иске Икшермә мәдәният йортында "Сударушки"вокаль ансамбленең юбилей кичәсе узды.Бу бәйрәм кичәсе күңел җылысы һәм игелекле, дуслык атмосферасы белән тулы иде, тантаналы чара башланыр алдыннан зур экранда тамашачыларга ансамбльнең барлыкка килү һәм яшәү тарихын чагылдырган видеоролик күрсәтелде . Юбилярларны туган җирләреннән генә түгел, Саба һәм Теләче районнарының төрле почмакларыннан да кунаклар котларга җыелды . Иҗади чыгышлары белән "Тулган ай" фольклор коллективы (Шәмәрдән ), "Яшь күңел" Фольклор ансамбле (Югары Шытсу авылы), "Зиләйлүк" фольклор коллективы (Шекше авылы), "Нардуган" фольклор коллективы (Кырбаш авылы), "Тюрагай" фольклор коллективы (Иштуган авылы), "Рябинушка" халык вокаль ансамбле (Ачы авылы Теләче районы), "Задоринки" вокаль ансамбле (Әбде авылы СДК Теләче районы). Һәр коллектив Саба районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Мәдәният йорты фойесында кунакларны" Рус йорты һәм андагы барлык нәрсә"күргәзмәсе каршы алды. Чара барышында "Сударушкилардан" лотереясе уйнатылды.
Концерт матур җыр һәм залдагы көчле, тынгысыз алкышлар белән тәмамланды.