«Национальная культура народов России» мәгълүмат сәгате

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

11 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече К.А.Нигматҗанова Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Национальная культура народов России» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында балалар өчен ата-бабаларның көндәлек тормышы, аларның көнкүреше, хезмәте һәм дөньяга карашлары турында  мәгълүмат бирелде. Балалар халыкның йола бәйрәмнәре турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Әңгәмә барышында алар халыкның йола бәйрәмнәренең мәҗбүри элементы булып милли уеннардан  торганлыгын белделәр. Бу очрашу нәтиҗәсендә балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм Россиядә бер халыкны һәм бер милләтне тәшкил итүче милләтләр күп дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International