Мастер-класс"Чигү - кул хезмәтенең могҗизасы"

2023 елның 9 апреле, якшәмбе

Чигү - иң киң таралган кул эшләренең берсе булып тора. Аның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Чигү белән элек-электән хатын-кызлар шөгыльләнгән. Киемнәрне,  өйләрне чигеп бизәгәннәр, чигү эшләре бизәп кенә калмаган. Халык ышанулары буенча - ул кешегә бәхет китерә, төрле золымнардан саклап кала дигән фикерләр дә йөргән. Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 9 апрель көнне Елыш авыл клубында "Чигү - кул хезмәтенең могҗизасы", дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Клуб мөдире балаларга чигүнең тарихи юлын сөйләп узды, балалар рус һәм татар бизәкләренең аермаларын таптылар. Аннары чигү буенча мастер-класс күрсәтелде. Балалар зур ихтибар белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International