23 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Бүген сезнең бәйрәм, ир-егетләребез" дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрде. Чара барышында бәйрәмнең тарихы турында сөйләштек, ир-егетләребез үзләренең армия тормышыннан кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены һәм кызыклы конкурслар үткәрелде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.