23 февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм илне саклап армиядә хезмәт иткән һәм бүгенге көндә хезмәт итүчеләр бәйрәме. Буген, 23 февраль көнне Елыш авыл клубында бәйрәм көненә һәм мобилизациядәге егетләребезгә багышлап "Бүген сезнең бәйрәм, ир-егетләр!",- дип исемләнгән концерт программасы уздырылды. Ир-егетләребезгә багышлап иң матур җырлар, биюләр һәм бәйрәм котлавы тапшырылды. Егетләребезне ике командага бүлеп тапкырлыкта, җитезлектә һәм сизгерлектә сынадык. Бәйрәмне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.