14 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган «Без үз бурычыбызны үтәдек» дигән әңгәмә уздырды.Чара барышында укучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдык, шулай ук солдатларның үз бурычларын батырларча башкарулары, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләдек. Үз илләреннән еракта интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән әфганчыларның исемнәрен искә төшердек. Чарага мәгълүмати стенд әзерләнде.