11 февраль көнне Саба районы мәдәният йортында «Ил язмышы – ирләр иңендә!» дигән тарихи-тематик кичә узды. Бу чара совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган иде. Котлау сүзе белән подполковник Габдрахманов А.Н, Әфган сугышында катнашучылар Шәрипов Х.Ф., Вәлиев Ф.Т. чыгыш ясадылар. Чара Шәмәрдән мәдәният йортында эшләүчеләр һәм Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчәннәр әзерләгән концерт номерлары белән театральләштерелгән тамашадан башланды. Шулай ук чарада Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, «Юнармия» мәктәп отряды активистлары (җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.), Шәмәрдән лицее укытучылары катнашты. Бу кичә тамашачылар өчен документаль һәм әдәби-сәнгать стилендә тәкъдим ителде. Заманның үз хәтере – тарих бар. Шуңа күрә без миллионлаган гомерләрне алып китүче һәм күңелләребездә тирән эз калдыручы кеше фаҗигаләрен беркайчан да онытмыйбыз.