Календарьда илебезнең героик елъязмасына мәңгегә язылган даталар бар. Шуларның берсе-Сталинград сугышы. Иделдәге Бөек сугыш, аның кебек канкойгыч сугышны кешелек тарихы белми. 10 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен батырлык дәресе узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Сталинград сугышының барышы, шәһәр һәм аның халкы тарихындагы әһәмиятле көннәр, Сталинградны саклаучыларның батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар Мамай курганындагы " Сталинград сугышы геройларына» мемориаль комплексында виртуаль сәяхәттә булдылар.Монда 1942-1943 елларда барган сугышлар турында һәм мәһабәт мемориал булдыру тарихы турында тыңладылар. Экскурсия балаларда герой-шәһәр Волгоград тарихына кызыксыну уятты һәм патриотизм тәрбияләде.