10 нчы февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С. М.Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасының балалары өчен «Путешествие в страну здоровья» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате оештырды. Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге турында булган кечкенә әңгәмәдән башланды. Аннан соң, балалар сәламәтлек иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, анда аларны уен формасында булган кызыклы конкурслар һәм биремнәр көтте. Балалар күңелле музыка астында «Зарядкино», «Чистюлькино» һәм «Витаминки» дигән берничә этаптан торган конкурс биремнәрен бик теләп үтәделәр. Сәяхәтнең ахырында, балалар алып баручы белән бергәләп сәламәтлек өчен зарядка ясау, чисталыкны саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.