8 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 7 «В» сыйныфы укучылары өчен Герой-антифашистны искә алу көненә багышланган «Дети военной поры» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларны яшь герой-антифашист көне тарихы белән таныштыру, Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисе тәрбияләү һәм ил тарихын өйрәнү иде. Чара башында алып баручы яшь антифашистлар, аларның ничек көрәшүләре һәм яшь булуларына карамастан ничек исән калулары турында сөйләде. Аннары укучылар игътибарына документаль фильм тәкъдим ителде. Балаларны Бөек Ватан сугышы елларында булган хәлләр, яшүсмерләрнең шундый булуы бик гаҗәпләндерде. Мәгълүмат сәгате Ватанны саклаганда һәлак булган яшь геройларны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.