3 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты оештырылды. Концерт программасын Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д.Мөхәммәтҗанова алып барды. Чарада Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Акварель» халык бию коллективы үзенең заманча биюләре белән чыгыш ясады. Шулай ук «Умырзая» триосының «Тибрәлә җыры» җыры белән чыгышы да концерт программасының бизәге булды. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде, аның ярдәмендә артистлар һәм тамашачылар арасында уңай эмоцияләр үзара алмашу булды. Бу рәхмәтле тамашачыларның алкышларында сизелде.