2 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 4 «Д» сыйныф укучылары өчен «По страницам Сталинградской битвы» дип исемләнгән бердәм дәрес үткәрде. Дәрес башында алып баручы балаларны бөек сугыш тарихы белән таныштырды, шул авыр елларда балаларга һәм өлкәннәргә ничек авыр туры килүе, салкынга һәм ачлыкка карамастан, өметләрен ничек югалтмаулары турында сөйләде. Чара барышында Сталинград сугышының төп моментлары турында презентация күрсәтелде. 58 көн дәвамында совет сугышчылары төркеме батырларча оборона тоткан Павлов йорты турындагы хикәя балаларда аеруча кызыксыну уятты. Балалар Сталинград сугышының да, Бөек Ватан сугышының да тарихыннан бик күп яңа нәрсәләр аңладылар. Бу чара Сталинград сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды.