1 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 3 «Г» сыйныфы укучылары өчен Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел тулуга багышланган «Сталинградская битва» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халыкның тарихи хәтеренә хөрмәт белән карау, сугыш вакытында кешеләрнең батырлыклары үрнәгендә үз илең белән горурлану, өлкән буынга һәм сугыш һәйкәлләренә хөрмәт тәрбияләү. Чара башында алып баручы балаларны Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итү буенча Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырды. Аннан соң әлеге темага презентация күрсәтелде. Мәгълүмат сәгате йомгак ясау белән тәмамланды, хәзерге буын өчен Сталинград сугышының нинди әһәмияткә ия булуы һәм бу вакыйгалар турында кешеләр һәрчак истә калсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.