"Батырлыкның 900 көне. Ленинград блокадасы" дип исемләнгән патриотик сәгать

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Батырлыкның 900 көне. Ленинград блокадасы" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында Ленинград камалышы, ул чактагы аяныч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән шәһәр халкы һәм батырларча көрәшкән сугышчылар турында сөйләштек, презентация карадык. Шулай ук "Яшәү юлы", "Блокада икмәге" турында да мәгълүмат бирдек. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International