ЯҢАЛЫКЛАР

31
май, 2025 ел
шимбә

24 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Тәмәке тартучы-үз-үзенә кабер казучы»дигән кисәтү-әңгәмә үткәрделәр.Үткәрелгән чара барышында бүгенге дөньяның мөһим проблемалары: яшүсмерләрнең тәмәке тартуы турында сүз барды. Тәмәке тарту белән бәйле проблемалар буенча мәгълүматны арттыру максатында катнашучыларга тәмәкенең һәлакәтле үзлекләре турында презентация күрсәтелде. Балалар тәмәкенең кеше организмына китергән кире кайтарылмаслык нәтиҗәләре турында кызыксынып лекция тыңладылар. Шулай ук начар гадәттән үлүчеләр санының кайгылы статистикасы белән таныштык. Тәмәке куллануның нинди авырулар белән янавын белдек.Аннары викторина, тәмәке тарту проблемасы буенча шаярту тесты үткәрелде, «Сәламәтлек» кроссвордын чиштеләр, тәмәке тарту турында мәкальләр төзеделәр, тәмәке тартучы кешенең портретын ясадылар.Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә белән әңгәмәгә йомгак ясадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Борынгы заманнардан бүләк җыю Сабантуйның бер өлеше булып саналган. Бүләкләрне төрле уеннарда җиңүчеләр, шулай ук абсолют батырлар өчен җыйганнар . 31 май көнне Туктар авыл клубы Сабантуйга бүләк җыю оештырды, авыл урамнары буйлап йөреп чыктылар. Халык үз бүләкләрен, ә балаларга тәм - томнарын алып чыкты. Җылы сүзләр, уңыш елы, тыныч күк йөзе теләкләре яңгырады. Һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәт белдерделәр, Сабантуйга чакырдылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

"Тәмәке тартудан баш тарту көне" урам акциясе 31 май - Бөтендөнья тәмәкесез көне - начар гадәтсез тормышка беренче адым ясау өчен менә дигән сәбәп! Соңгы елларда тәмәке тарту күренештән чын проблемага әверелде. Сүздә барысы да тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян салуны беләләр, әмма төтенләүләрен дәвам итәләр. Балалар һәм яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасының бөтен әһәмиятен күрсәтү өчен Арташ СК мөдире балалар белән "Тәмәкедән баш тарту көне" урам акциясен уздырды, аның барышында узгынчыларга җәмгыятебезнең җитди проблемасы - тәмәке тарту проблемасы, кеше организмына нинди зыян китерүе турында искә төшерделәр. 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

31 майда Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары белән бергә милли Сабантуй бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырдылар. Халык йоласы буенча, Сабантуй бәйрәменә әзерлек билгеләнгән көнгә берничә атна кала башлана. Бүләкләр җыю йоласы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Сөлгеләр җыю-татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола. Бу традицияне, безнең авылда, бүгенге көнгә кадәр саклыйлар. Милли кием кигән авылдашлар, яшьләр, җырлар, яхшы теләкләр белән бөтен авыл буйлап бүләкләр җыйдылар, һәр йортка кереп, иң матур бәйрәмгә чакырдылар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

31 нче майда Олы Арташ клубы мөдире Кибәче авылында бирнә җыюда катнашты.

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

31 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Югары Отар балалар интернат-йорты балалары өчен «Доброта спасет мир!» дигән бәйрәм-уен программасы оештырды. Чара башында аларны якынлашып килүче балаларны яклау көне белән котладылар. Хәрәкәтчән уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм позитив диңгез бүләк итте. Мәйданда бәйрәм кәефе тудырып музыка яңгырады. Чара кызыклы һәм бай күңел ачу программасына ия булды. Бәйрәм барлык катнашучыларга җәй буе күтәренке кәеф һәм күтәренке рух бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

30
май, 2025 ел
җомга

Сабан туе өчен сөлгеләр һәм бүләкләр җыю - безнең борынгы йола. Яшь кәләшләр Сабантуй батырына сөлгеләр чикте. Шулай итеп, алар кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Матур сөлге батырның иңбашына салынганчы, ул аны таякка элеп, аңа дан җырлый иде. Бу йола халкыбызның юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтте. Сабантуй - бөтенхалык бәйрәме. 30 майда Олы Арташ авылында искиткеч бер йола - сөлге җыю оештырылды. Сөлгене җыйганда яшь егетләр, кызлар, балалар, гармун уйнап, җырлыйлар, биеделәр. Ә җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданын бизәячәкләр, төрле ярышларда җиңүчегә бүләк итәчәкләр. Әлбәттә, сөлгеләр татар халкының иң күркәм бәйрәме Сабантуйда лаеклы урын алып торганнар. Сөлгесез Сабантуйны күз алдына да китереп булмый. 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

30 майда Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасының "Ябалак янында кунакта" паркында Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган "Ябалак янында кунакта" туристик маршруты үз эшен дәвам итте.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International