Сабантуй-татарларның иң мәшһүр милли бәйрәме, аны төгәл бәйрәм итү датасы юк, әмма, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә. 7 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендә Сабантуй бәйрәмен ачу тантанасында катнаштылар, «Мунчала чыгару» мастер-классы оештырдылар һәм кунакларга умартачылык процессын күрсәттеләр.
7 июньдә Саба районында милли бәйрәм - Сабантуе узды. Сабантуй-авылда эшләүчеләр һәм уңыш үстерүчеләр өчен генә түгел, бу буыннан-буынга тапшырыла торган халык мәдәниятенең бик мөһим өлеше. Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина ат чабышларында диктор булды. Бу бәйрәмнең аерылгысыз элементы. Җайдаклар иярдә йөрү осталыгында көч сынаштылар, шулай ук җирле, ярым канлы, гади һәм чиста канлы атларның күнекмәләрен күрсәттеләр. Ярышларда катнашучыларның барысы да дистанцияне тигезсез үттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре шулай ук Шәмәрдән авыл җирлегеннән атлар парадында да үзешчән сәнгать белән катнаштылар. Белгеч Гайнуллина Д.Ш. ат чабышларында жюри составында иде.
Бүген 7 июнь көнне Саба сабантуе гөрләп узып китте. Мәдәният хезмәткәрләре Саба халкын күңелле ял белән тәэмин итү өчен зур тырышлык куйды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады. Мастер-класслар мәйданчыгында "Саба бизәкләре" исеме астында кашык һәм куналарга рәсем төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге мастер-класста балалар бик теләп һәм яратып катнашты. Әлеге чара балаларга ял вакытларын файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
7 июнь көнне Саба районы Сабантуенда Туктар авыл клубы Килдебәк мәдәният йорты китапханәсе белән берлектә сөт сепарациясе буенча мастер-класс үткәрде.
Сабан туе - язгы кыр эшләренә багышланган бәйрәм ул. Татар бәйрәме күчмә һәм утрак культуралар синтезыннан гыйбарәт, ул үсешнең катлаулы һәм озак юлын үткән. Ул төрки һәм фин-угор халыкларының игенчелек бәйрәмнәре белән генетик яктан бәйләнгән. Хәзерге шартларда «Сабантуй» бәйрәме татарларның гомуммилли бәйрәме булып тора. 7 нче июньдә Зур Арташ авыл клубы мөдире Байлар Сабасында Сабантуйда катнашты.
6 нчы июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина Россиядә А. С. Пушкин көненә багышланган «Кот учёный приглашает» дигән кызыклы викторинаны «Радуга» мәктәп яны лагере балалары өчен үткәрде. Чара бөек язучының биографиясе турында сөйләү белән башланып китте, аннары балалар презентация һәм мультфильм рәвешендә тәкъдим ителгән викторинада актив катнашып, Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Акыл гимнастикасыннан соң күңелле уеннар да булды: агач уен кораллары белән «Шумовой оркестр», «Желание золотой рыбке» уены һәм «Ловкие стрелки» ярышы. Балалар Пушкин иҗаты атмосферасына бик теләп чумдылар. Чара дустанә һәм күңелле шартларда узды, әдәбиятны популярлаштыруга ярдәм итте. Катнашучылар яңа белемнәр һәм якты тәэссоратлар алдылар.
6 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Нургали» Лесхоз мәчете имам-хатыйбы белән берлектә, балалар өчен бәйрәм уңаеннан күңел ачу программасы үткәрделәр. Чараның максаты балаларда дини традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү һәм аларны бәйрәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, шатлыклы кәеф тудыру иде. Чара Әхмәт хәзрәтнең Коръән аятьләрен уку һәм бәйрәм белән котлау белән башланып китте. Аннары балалар яттан белгән аятьләрен укыдылар. Иң күп сүрәләрне белгән кешеләр намаз келәмнәре белән бүләкләнделәр. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, үз чиратларында, балалар өчен күңелле бәйрәм атмосферасы һәм кызыклы конкурс программасы булдырырга тырыштылар! Безнең тарафтан төрле тематик конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Балалар бүген исламның төп өч изге урыны турында белделәр, табышмаклар, ребуслар чиштеләр. Ә иң кечкенәләр өчен хәрәкәтчән спорт уеннары әзерләнгән иде. Барысына да бүләкләр тапшырылды. Чара өстәл артында тәмамланды, анда катнашучыларның барысы да фри бәрәңгесе, наггетслар, сок һәм татлы мамык белән сыйланды.
Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Балаларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Чабья-Чурчи авыл клубы, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Балалар Сабантуе үткәрделәр. Милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоция»ләр һәм позитив бүләк итте. «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү уеннары, шулай ук «Кем көчлерәк» ярышы да күңелле узды, анда катнашучылар ике төркемгә бүленеп аркан тарттылар.
Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буе күтәренке кәеф бирде. Күңел ачу уены ахырында балаларны тәм-том белән сыйладылар.
4 июнь көнне Лесхоз картлар йортында РФ социаль хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Традиция буенча җәмгыять һәм Дәүләт бу көнне мохтаҗ гражданнарга социаль яклау канаты астына алып ярдәм итү миссиясе булган кешеләргә хөрмәт күрсәтә.
Лесхоз мәдәният йорты иҗат коллективы әзерләгән концерт программасы барлык катнашучылар өчен бүләк булды. Бәйрәм концертында рәхмәт сүзләре һәм рухи котлаулар яңгырады . Лесхоз ДИПИ директоры Равилин барлык коллегаларын җылы котлады һәм барысына да иминлек, сәламәтлек, гаиләләрдә тынычлык теләде.
Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Сезнең иң мөһим бурычыгыз – кешеләр турында кайгырту. Эшкә тугрылыгыгыз һәм игелек һәм шәфкатьлелек идеалларына ихлас хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
4 июнь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә Курсабаш авылында бүләк җыю оештырдылар. Сөлге һәм бүләкләр җыю-Сабантуйдан килгән хәбәр кебек. Матур милли костюмнарда гармун, җыр-биюләр белән мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыл буйлап йөрделәр һәм барысын да традицион бүләк җыюда һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармун тавышына өйлэреннэн чыккан кешеләр узешчэннэребез белән бергә биеделэр. Әлбәттә, Сабантуйга бүләкләр алып бирделэр. Бүләкләр озын колгага бәйләнде. Биредә традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Ә безнең бәйрәмнең төп бизәге-җигүле ат иде.Җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.