11 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында халык уеннары һәм йолалары буенча «Уеннар уйныйбыз» дигән фольклор программа үткәрделәр. Халык уеннары-халык үзенчәлекләренең ачык чагылышы, аларда уйнаучы этносның һәм аның үсеш тарихының чагылышы. Программаны алып баручы балаларга кыскача гына гореф-гадәтләр һәм халык уеннары турында сөйләде. Катнашучылар "Каравай" уен-җырында әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халыкының хәрәкәтле "Ручеек" уенында челтерәгән инешне сурәтләделәр, шулай ук удмурт, рус,татар халык уеннарын : «Заря-заряница», «Зейнебей», «Чабата», «Чәчәк”, “Сөлге”, «Горелки» уеннарын искә төшерделәр, катнашучыларны тизлектә, җитезлектә, игътибарлылыкта тикшерделәр, халык бию хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.