17 июль көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында асфальтта рәсем ясау көненә багышланган «Асфальтта җәй рәсеме ясыйбыз» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Башта балалар җәйге ял турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар, табигать, җәй турында табышмакларга җавап бирделәр, аннан соң катнашучылар җәй ясадылар. Асфальт буяулар белән чәчәк атты, сары кояш тигез нурлары белән балкый, болынга төрле төстәге келәм чәчәк атты. Балалар үз рәсемнәрен пөхтә итеп буяп, бик тырыштылар. Беркем дә тик тормады, барысы да иҗат белән шөгыльләнделәр. Бәйге бик кызыклы һәм күңелле үтте.