"Дәвалау үләннәре илендә»табигатькә экскурсия

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

18 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе мөдире балалар өчен"Дәвалау үләннәре илендә»табигатькә экскурсия оештырды. Мондый йөрү-ял итү, ниндидер яңа нәрсәләр белү, тәэсирләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек. Оештыручылар балаларны үзебезнең җирлектәге дару үсемлекләре белән таныштырдылар, аларның файдасы,дәвалау үләннәрен дөрес җыю һәм әзерләү турында сөйләделәр. Дару үсемлекләрен җыйганда әйләнә-тирә табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне онытырга ярамый, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә карата үз-үзеңне тоту һәм яхшы мөнәсәбәт кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Балалар нинди үләннәрдән чәй кайнатырга икәнен белделәр.

Балалар дару үләннәре һәм җиләкләр турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр. Балалар белән шулай ук сулыкларда, урманда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Табигатькә Экскурсия көчле тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International