"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме. 19 март көнне Пукәл авыл клубы мөдире үзешчән сәнгать һәм авылдашлары белән берлектә «Нәүрүз» милли бәйрәмен үткәрде. Традиция буенча, бу көнне кешеләр күңел ачалар, шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөриләр."Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Чара ахырында барысы да тәмле чәй эчтеләр, коймак һәм плов белән сыйландылар. Чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.
Милли мәдәниятлэр хэм гореф - гадәтләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргэ кызыксынуны үстерү максатыннан, 19 март көнне Өтернәс авыл клубы каршында Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмгә бай программа әзерләнде, кунакка Нәүрүз кызы килде. Катнашучылар аның белән бергә җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында чәй табыны янында коймак, плов белән сыйландылар.нәүрүз бәйрәме – тынычлык һәм изгелек бәйрәме. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын!
"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге көне һәм яңа игенчелек елы башы. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, бүген 19 март мөдире.Тенеки клуб формированиеләре катнашучылары белән бергә «Нәүрүз»милли бәйрәмен үткәрде. Традиция буенча, бу көнне кешеләр күңел ачалар, шатланалар, сыйлар әзерлиләр, кунакка йөриләр. Наурузбика һәм Кыш бабай бәйрәме геройлары белән театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бу бәйрәмнең иң истәлекле мизгеле булып Кыш бабай һәм Наурузбики арасындагы ярышлар тора. "Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды.
19 мартта Урта Саба авыл клубында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде, Бәйрәмгә Урта Саба авылында яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар җыелды. Казанда ботка пешерделәр, самавырда чәй кайнады. Бәйрәмгэ килгэн кунаклар бәйрәм табыны артында сыйландылар. Балалар төрле спорт уеннарында уйнадылар, өлкәннәр гармунга кушылып борынгы татар җырларын җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды. Халык бәйрәмнән бик канәгать калды.
Нәүрүз бәйрәме-ул тынычлык,яхшылык һәм кунакчыллык ул.Традиөия буенча 19 март көнне Йосыф-Алан авыл клубы "Нәүрүз бәйрәме" дигән йола -бәйрәм үткәрде.Бәйрәмгә авыл халкы ңыелды.Катнашучылар өчен әлеге чара яхшы кәеф өстәде.Барлык катнашучылар рәхәтләнеп биеделәр,уеннар уйнадылар.Бәйрәм ахырында традиөия буенча бәйрәм чәе эчелде.
"Нәүрүз бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын. 19 мартта Урта Нырты авыл клубында «Нәүрүз килә, яз килә» бәйрәме узды. Чара башында авыл клубы мөдире авыл халкын бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә «Нәүрүзбикә» бәйрәме хуҗабикәсе чакырылган иде . Чарада катнашучылар аның белән бәйрәм барышында җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачылар өчен искиткеч кәеф тудырды. Барлык кунаклар да биеделәр һәм чын күңелдән уйнадылар. Чара барышында бәйрәм боткасыннан авыз иттеләр, камыр ризыклары белән сыйланып тәмле чәй эчтеләр.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 19 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Нәүрүз!» милли бәйрәмен үткәрделәр. Тарихи яктан Нәүрүз бәйрәме тирән тамырларга ия һәм күп халыкларның мәдәни һәм дини традицияләрен чагылдыра.
Безнең чара кыш һәм яз арасындагы каршылыкны сурәтләүче театр инсценировкасы белән башланып китте. Кыш бабай, һәм Яз- Нуризбикә көч сынашты. Яз җиңү яулагач, сөенергә дә, җырларга да, биергә дә була инде. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар. Чара барышында төрле халык уеннары үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачы кунаклар җырларны тыңладылар, көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар, кайнар коймак, ботка ашап, чәй эчтеләр. Нәүрүзбикә барысын да сыйлады. Чөнки Нәүрүз-игелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәт һәм юмартлык символы. Күңелле җырлар, мавыктыргыч ярышлар - болар барысы да бәйрәм атмосферасы тудырды һәм тамашачыларның кәефен күтәрде.
19 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Добро пожаловать Навруз»Урман хуҗалыгы поселогында яшәүчеләр өчен күңел ачу бәйрәме оештырдылар һәм үткәрделәр. Нәүрүз-язның килү бәйрәме, тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр белән әйләндереп алынган. Бу көн табигатьне яңарту дигән сүз. Безнең чара бик җанлы, музыкаль, Кояшлы һәм тәмле үтте. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең әзерләнгән сәхнәсе белән башланып китте, ә ул безнең авылның актив яшьләре арасында команда ярышлары белән дәвам итте. Кечкенә балалар өчен дә ,едиләр һәм бабайлар өчен дә күңелле уеннар оештырылды. Актив уеннардан соң безне тәмле төшке аш көтә иде, «Нәүрүз» бәйрәме традициясе буенча бу казанда әзерләнгән «Карга боткасы», шулай ук тәмле чәй белән блиннар. 1,2,3 урынны алган командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Ә бильярд залында бильярд һәм теннис буенча ярышлар оештырылды.
Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 19 мартта "Нәүрүз байрам" бәйрәмен үткәрү өчен Яңа Мичән мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә бүләкләр җыюны оештырдылар. "Дәрә җыю" - Нәүрүз алдында оештырылган борынгы традиция. Балалар ишегалларында теләкләр белән йөргәннәр һәм җырларда хуҗаларга карата мөнәсәбәтләрен аларның юмартлыгына карап белдергәннәр. Балалар иң яхшы теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр, бәйрәмгә чакырдылар.(участка.-18)
18 мартта Олы Нырты мәдәният йортында Р.Сәетгәрәйеваның «Тәүбә йорты” исемле моңсу комедиясе куелды. Мичанбаш авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән спектакль авыл халкында зур кызыксыну уятты.. Төрле язмышлы, төрле холыклы хатын-кызлар утырган колониясе турында әлеге спектакль. Һәр геройның язмышы үзенчә төрле. Төп герой инде 10 ел утыра, ирен үтерелгән өчен, аның исеме Галка. Тамара алдау йолдау белән шөгылләнгән өчен утыра , Миннегол яшерен абортлар ясаучы ,ә Суфия ялгыш үтергән өчен утыра. Барлык геройларның да язмышы гади түгел , хатын-кызларының катлаулы язмышлары турында язылган әсәр бу. Премьера тамашачыларда яхшы фикерләр калдырды.