Милли бәйрәм «Нәүрүз!»

2023 елның 19 марты, якшәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 19 март көнне  Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Нәүрүз!» милли бәйрәмен үткәрделәр. Тарихи яктан Нәүрүз бәйрәме тирән тамырларга ия һәм күп халыкларның мәдәни һәм дини традицияләрен чагылдыра.

  Безнең чара кыш һәм яз арасындагы каршылыкны сурәтләүче театр инсценировкасы белән башланып китте. Кыш бабай, һәм Яз- Нуризбикә көч сынашты. Яз җиңү яулагач, сөенергә дә, җырларга да, биергә дә була инде. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар. Чара барышында төрле халык уеннары үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачы кунаклар җырларны тыңладылар, көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар, кайнар коймак, ботка ашап, чәй эчтеләр. Нәүрүзбикә барысын да сыйлады.  Чөнки Нәүрүз-игелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәт һәм юмартлык символы. Күңелле җырлар, мавыктыргыч ярышлар - болар барысы да бәйрәм атмосферасы тудырды һәм тамашачыларның кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International