ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2023 ел
җомга

7 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Язгы-2023 " санитар-экологик айлык кысаларында, юл читен чүп-чардан чистарттылар. Экологик акция безнең һәркайсыбызның кече ватаннарына чын файда китерергә, аны тагын да матуррак, чиста һәм чәчәк атучы итәргә көчебезне күрсәтә.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

7 апрельдә Эзмә мәдәният йортында «Кошлар безнең дусларыбыз»дип аталган чара узды. Кошлар гасырлар дәвамында кешелекнең тугры юлдашлары булган. Алар безнең дөньяны төсле канатлары һәм матур җырлары белән бизәп кенә калмый, ә кешелелэргэ файда да эшлиләр. Кошлар бик күп, кайберләре өй шартларында яши, кемдер сазлыкта яши, кемдер һәрвакыт бер урында яши, ә кемдер күчеп йөри. Ләкин барлык кошлар да бик күп файда китерә. Аларсыз безнең тормыш бөтенләй башка булыр иде һәм моның өчен бик күп дәлилләр бар. Кошлар безнең кече абыйларыбыз, һәм без, өлкәннәр буларак, аларны сакларга тиеш!

Тэги: Эзмә мәдәният йорты
Кеше-үз сәламәтлеген үзе барлыкка китерүче. Кечкенәдән үк үз сәламәтлегеңә аңлы рәвештә карарга кирәк. Моның өчен балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кызыклы һәм файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. 7 апрельдә Яңа Мичән авыл мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә «Сәламәтлек көн да кирәк»темасына сәламәтлек дәресе үткәрелде. ФАП мөдире Гөлшәгидә Зәйнетдинова балаларга көн режимының нәрсә икәнен , актив яшәү рәвешен ничек алып барырга кирәклеген сөйләде. Балалар туклану кагыйдәләре һәм тәртип кагыйдәләре турында белделәр, уңай эмоцияләр белән тулыландылар. Чарага "Сәламәтлек сагында" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Чараны оештыручылар барлык балаларга да ныклы сәламәтлек теләделәр һәм сәламәтлекне һәрвакыт сакларга кирәклеген искәрттеләр. Катнашучылар саны- 13
Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

7 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Планета здоровья» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чара сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшүдән башланды. Балалар файдалы киңәшләр белән уртаклаштылар, дөрес туклану турында күп мәгълүмат белделәр һәм витаминнар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары «Полезный урожай», «Попади в кольцо», Кто быстрее» хәрәкәтчән уеннар белән күңелле физкультминутка оештырылды, анда балалар искиткеч күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар. Чара тәмамланганда барлык балаларга да ныклы сәламәтлек теләделәр һәм сәламәтлекне һәрвакыт сакларга кирәклеген искәрттеләр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Безнең ил халкына күп тапкырлар Ватаныбызның азатлыгын якларга туры килде. Бүген дә махсус хәрби операция кысаларында Россия солдатлары Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар. Армиядә хезмәт итү куркыныч һәм авыр, ләкин ул бик кирәк. Бүген 6 апрельдә Сулэ авыл клубы модире Курсабаш мэдэният йорты  белгечләре һәм китапханә мөдире белән берлектә үз өендә ял итәргә кайткан сво катнашучысы Руслан Фәсхиев һәм аның гаиләсенэ очрашуга килделэр. Сөйләшү бик дулкынландыргыч һәм ниндидер мәгънәдә авыр булды. Руслан беренче тапкыр кызын кулларына алуы турында сөйли,чөнки ул  киткэч туды. Миләүшә-хатыны безнең белән ире булмаганда нинди авырлыклар белән очрашканын уртаклашты.Шулай ук Русланның балачагы турында да искә төшерделәр. Клубта яшьләр белән вакыт үткәрулэрен.

Тэги: Сулэ авыл клубы

06 апрельдә Эзмэ мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы буенча "Урманнарны янгыннан саклыйк" дигән тематик дәрес узды. Очрашуда Шәмәрдән аерым постының янгын сүндерүчесе катнашты. Ул безгә янгынга каршы гамәлләр турында сөйләде, балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәргә һәм янгын чыккан очракта гамәлләр турында белделәр. Балаларга тагын бер тапкыр аңлаттылар: шырпылар, электр приборлары белән уйнарга ярамаганлыгын. Мәсәлән, кечкенә сүнмәгән учак аркасында урман янып китәргә мөмкин. Урман табигый яшәү урыны булган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Шулай ук балаларга ашыгыч номерлар турында искә төшерделәр.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 5 апрель көнне Елыш авыл клубында балалар белән "Әби сөлгесенең серләре" дип исемләнгән танып белү программасы уздырылды. Халкыбызның милли хәзинәсе үсеп килүче буынга үткәннәрне оныттырмаска ярдәм итә. Аларда өлкән буынның яшәеше, тормышы, көн куреше чагыла. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" диләр халык мәкалендә. Чиккән сөлгеләрнең өлгесе гаҗәеп соклану тудыра, бу бит әби-бабаларыбызның кул хезмәте. Кичә барышында балалар һәр сөлгенең аерым бизәкләрен ихтибар белән карап сокландылар, фикер алыштылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

5 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укытучы-ветераннар белән «Чистой мудрости родник», исемле очрашу кичәсе үткәрделәр. Чарага хөрмәтле ветеран педагогларыбыз Әхмәтшина Равия һәм Хәлилова Венера апаларны чакырдык. Алар мәктәптә укыткан вакытларын, бәйрәмнәр һәм эш көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең бай педагогик практикаларыннан кызыклы очраклар сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Китапханәче "Призвание ставшее судьбой" китабына күзәтү үткәрде, бу китап педагогик династияләр турында.

 Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды.

Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

          5 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йортында "Геройлар безнең арада" исем астында  очрашу кичәсе узды.
           Күптән түгел сугышчы Рәмзил Хуҗин туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан . Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм  Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сораулар бирделәр. Балалар сугышчыларның алгы сызыктагы эш көннәре, Россия хәрбиләренең батырлыклары, хәрби махсус операцияләрдә катнашулары турында ишеттеләр.
Армия хезмәтен үтү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелә.
Балалар конкрет мисал белән чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.
Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр. Шулай ук әзерләнгән бүләк тапшырдылар .

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

5 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Көлеп, елмаеп яшик!» дип исемләнгән көлке көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар. Балаларны күңелле клоун персонажлары каршы алды. Алар ике командага бүленеп кызыклы шартлардан торган «Приветствие» биременә керештеләр. Балалар күңелле конкурсларда катнашып: «Путаница», «Шалости с мячом», «Пронеси меня, дружок», «Муравей», «Шпаргалки», «Кто самый внимательный» үзләренең осталыгы, кыюлыгы һәм оригинальлеге белән балкып тора алдылар. Күңел ачу программасы укучыларның иҗади һәм артистлык сәләтләрен ачыклады. Барысы да көлкеле, кызыклы һәм шаян иде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International