18 май көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Музей - хәтер сандыгы» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Музейлар безгә үткәннәрне искә төшерергә, танылган шәхесләрнең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итә. Чара барышында музейдагы экспонатлар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук балаларны көнкүреш әйберләре, савыт-саба, кием-салым, милли бизәкләр белән таныштырдык.
Дөньяда ел саен 15 майда Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 18 майда Лесхоз инвалидлар һәм картлар йортында концерт оештыралар һәм үткәрәләр. Җанлы җырлар җырланды, олы буынга ошаган дәртле биюләр башкарылды.
Ел саен 18 майда төрле илләрнең музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ә күп кенә музейлар һәм галереяләр бу көнне кунаклар өчен ишекләрне бушлай ачалар. 18 май көнне, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы әгъзалары һәм «Нур» театры сөючеләренең клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә «Борынгы заман тарихы» халыкара музее көненә багышланган сәяхәт үткәрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә Юлбат авылы музеен саклаучы һәм оештыручы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы татар тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы-Сафин Илдар Фәтхулла улы кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Кунаклар рәхәтләнеп тыңладылар, күпсанлы экспонатларны, көнкүреш савытларын, документларны, китапларны, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар .
Музейда элеккеге заманнардан калган һәм безнең көннәрдә зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Музейга бару һәркемгә дә ошады. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, татар халыкының, авылның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында күбрәк белер өчен, музейга тагын бер тапкыр килергә теләк белдерделәр... Музейга бару- зур белем дөньясына һәрвакыт кызыклы сәяхәт.
18 майда Лесхозск мәдәният йортында тулы гөмбәзле кино форматында танып белү шоу-программасы күрсәтү оештырыла. Балаларга Галәмнең төзелеше, йолдызлар турында белү, космик тауларда "очу" кызыклы иде. Алар караган фильмнардан зур рәхәтлек таптылар.
15 майда Казанда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез» V юбилей Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.. Тимершык мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Хантимировлар нәселе белән берлектә, Тимершык авылыннан «Мизгел» фольклор ансамбленең актив әгъзалары, фестивальнең финал чарасында катнаштылар һәм 1 урынны алдылар. Сәхнәдә конкурсантлар үзләренең гаилә тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ә аңа кадәр театр фойесында катнашучылар жюрига милли ризыклар: тутырма һәм башка кулинар эшләнмәләр, нәселдән нәселгә тапшырылган борынгы әйберләр, кул эшләре тәкъдим иттеләр. Һәм монда Хантимировлар үзләрен лаеклы итеп күрсәттеләр. Шәҗәрә фестивале шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихы белән кызыксынуны җәлеп итүгә ярдәм итә.
15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган, кайгыртучан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан 19 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, «Ак калфак» клуб әгъзалары белән, әлеге бәйрәмгә багышланган «Вместе не страшны и тучи» темасына ял кичәсе үткәрделәр.
Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә, Халыкара гаилә көнендә алар өчен, әлеге чара оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары турында сөйләделәр.
Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.
15 май конне Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 май көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Безнең дус гаилә» рәсем конкурсы оештырылды. Балалар мөдир белән бергә гаилә турында шигырь укыдылар, табышмакларны искә төшерделәр. Һәрбер рәсем үз асылында уникаль бу баланың аның гаиләсенә, аның эчендәге мөнәсәбәтләргә карашы. Барлык эшләре дә туганнарына мәхәббәт һәм якыннары өчен горурлык белән сугарылган. Бу күргәзмә һәркемгә уңай эмоцияләр, якыннарына мәхәббәт, шатлык һәм кайгырту бирергә теләк тудырырга ярдәм итте. Бу Халыкара гаилә көнендә мин һәр гаиләнең тынычлыгын, гармониясен һәм үзара аңлашуын телим! Яратыгыз, кадерләгез һәм якыннарыгызны саклагыз, чөнки алар иң яхшысы
12 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырдылар. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Концерт программасы якты һәм бай булды. Концертта халык җырлары, матур шигырьләр, заманча биюләр тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык ял итүчеләр исеменнән Ф.М. Сабирова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
14 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» бию төркеме Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Шома бас» биюләре буенча Vl Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты. Чара барлык теләүчеләргә бию иҗатында үзләрен күрсәтергә, бер-берсе белән һәм коллективлар арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне үстерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан коллективлар чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучылар конкурста бик теләп катнаштылар. Коллектив I дәрәҗә лауреат дипломы һәм кубогы белән бүләкләнде. Коллектив җитәкчесе Хузин А.И. рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Укытучы һәм остаз" елы кысаларында мәдәният йортында " Хәтерлим мин әле, бүгенгедәй !"дип исемләнгән очрашу-кичә оештырылды. Әлеге очрашуга 2000-2020 елларда Югары Симет урта мәктәбендә укыткан укытучылар, шулай ук аларның укучылары, хезмәттәшләре һәм укучыларның яңа буыны чакырылган иде. Концертта төрле җырлар, шигырьләр, мәктәп хатирәләре яңгырады. Элекке укучылар үз укытучыларына карата бик күп теләкләр әйтеп хатирәләре белән бүлештеләр.