Ел саен 18 майда төрле илләрнең музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ә күп кенә музейлар һәм галереяләр бу көнне кунаклар өчен ишекләрне бушлай ачалар. 18 май көнне, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы әгъзалары һәм «Нур» театры сөючеләренең клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә «Борынгы заман тарихы» халыкара музее көненә багышланган сәяхәт үткәрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә Юлбат авылы музеен саклаучы һәм оештыручы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы татар тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы-Сафин Илдар Фәтхулла улы кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Кунаклар рәхәтләнеп тыңладылар, күпсанлы экспонатларны, көнкүреш савытларын, документларны, китапларны, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар .
Музейда элеккеге заманнардан калган һәм безнең көннәрдә зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Музейга бару һәркемгә дә ошады. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, татар халыкының, авылның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында күбрәк белер өчен, музейга тагын бер тапкыр килергә теләк белдерделәр... Музейга бару- зур белем дөньясына һәрвакыт кызыклы сәяхәт.