20 нче мартта билгеләп үтелә торган Халыкара бәхет көне — безнең кем икәнебезне искә төшерү өчен искиткеч мөмкинлек. Безнең тормышыбызда нәрсә бар һәм бөтен дөнья кешеләрен берләштерә? Без барыбыз да бәхет телибез, җенесенә, яшенә, милләтенә һәм урнашуына карамастан. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне «Үзеңә бәхет кисәген ал» дип аталган чарада «Тургай» фольклор коллективы белән чәй эчтеләр. Дөнья-ул көзге: нәрсә чыгарсаң, шуны аласың. Бу бәйрәм шатлык, җылылык, рәхмәт белән тулы булсын.
Яңа Мичән мәдәният йортында 2024 елның 20 мартында балалар өчен "Бергә күңелле "конкурс - уен программасы уздырылды. Уен программасы дәвамында балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, аларда үз осталыкларын, игътибарларын, җитезлекләрен, коллективта аралашу осталыкларын күрсәттеләр. Балалар шулай ук күңелле һәм дәртле бииләр иде. Чарадан егетләр күтәренкелек, яхшы кәеф һәм татлы призлар алдылар.
20 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе А.А. Шакирова, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәре А.Г.Гатауллина Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона турында катнаштылар. Фестиваль Кукмара шәһәрендә узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Сәхнәдә «Хәтфә» татар халык җырына фольклор композициясе күрсәтелде - «Тулган ай» фольклор коллективы җитәкчесе Галиева Минҗихан Әхмәдулла кызы һәм режиссер куючы А.И.Хуҗин. А.А. Шакирова «Изге ядкарь» дигән нәфис сүз белән чыгыш ясады, А.Г. Гатауллина «Гомер уза» җырын башкарды, режиссер-куючы Шәмәрдән мәдәният йорты филиалы мөдире Әхмәтшина Гөлназ Мөнәвир кызы. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
20 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче балалары өчен Халыкара урман көненә багышланган «Улыбнись природе» дигән кызыклы танып белү сәгате үткәрде. Бу чара кысаларында балалар урман атмосферасына чумдылар һәм аның уникаль экосистемаларын өйрәнделәр. Видеоматериал һәм китаплар ярдәмендә бу темага күп кенә кызыклы фактлар визуаль рәвештә ачылды. Балаларга уен формасында урманнарны саклау ысуллары һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында төрле биремнәр бирелде. Урманның үсемлекләре һәм хайваннары дөньясы белән танышу, балаларга экология өлкәсендә белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирде. Белем сәгате балалар өчен бу ресурсны сакларга һәм кадерләргә өйрәнү ягыннан зур йогынты ясады. Чара стена газетасын бизәү белән тәмамланды.
2024 елның 19 мартында Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә
“Россия -туган илем” дип аталган мәгълүмати - танышу сәгате узды.Россиянең үз территориясе, үз
дәүләт теле, үз кануннары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында
сөйләделәр. Россия дәүләтчелеге символлары флаг, герб һәм гимн турында ачык мәгълүмат
кызыклы булды. Әңгәмәдән балалар Россия флагы тарихы, безнең көннәрдә аның тукымасындагы
төсләр нәрсә аңлата икәне турында күп яңалыклар белделәр. Шуннан соң Россия Федерациясе
гимнын тыңладылар. Россия Дәүләт Гербы рәсеме турында җентекләп фикер алыштылар. Балалар
конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда
укучылар игътибарына илебез тарихы һәм дәүләтчелеге турында китаплар, Россиянең дәүләт
символлары турында материаллар тәкъдим ителде
19 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучы белән «Ты наш друг, родной язык!» дигән шәхси шөгыль үткәрде. Бу шәхси шөгыльнең төп максаты баланы китаплар, энциклопедияләр һәм сүзлекләр дөньясына чуму, шулай ук аның уку күнекмәләрен үстерү, текстны аңлау һәм сүзлек запасын киңәйтү булды. Балага танышу өчен төрле китаплар, энциклопедияләр һәм сүзлекләр тәкъдим ителде. Һәр басманың төп төшенчәләре һәм үзенчәлекләре аңлатылды. Бала китап битләрен үзе өйрәнде, иллюстрацияләргә, исемнәргә һәм текстка игътибар итте. Материал белән танышканнан соң китапларның эчтәлеге турында телдән фикер алышу үткәрелде. Бала үз тәэсирләре һәм укыганнары турында фикерләре белән уртаклашты.
16 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Нәүрүзнең юмарт уңышлы елга өмет икәннен белделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә белән биюләр, уеннар оештырылды, яз һәм кыш турында табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр.
Гаилә елы кысаларында 17 мартта Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Нәүрүз»бәйрәмен үткәрү өчен балалар белән авыл буйлап кунаклар җыю оештырды. Ярмалар, конфетлар җыелган. Балалар үзләренең язгы, күңелле шигырьләрен сөйләделәр һәм барлык авылдашларын 24 мартта узачак бәйрәмгә чакырдылар .
Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 17 март конне "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү өчен Сулэ авыл клубы бүләкләр җыюны оештырдылар. "Дәрә җыю" –“ Нәүрүз” бәйрәме алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Балалар һәрбер өйгә кереп, матур теләкләр теләделәр, хуҗаларны сәламләделәр, бәйрәмгә чакырдылар. Хуҗалар үз чиратында балаларны күчтәнәчләр белән куандырдылар.
15 мартта район мәдәният йортында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты дипломнарын тапшыру тантанасы булды. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Р.Ф. Заһидуллин, бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институты директоры Мөхәммәтханова Неля Илдус кызы, куратор, бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институтының укыту-методик бүлеге җитәкчесе Луконина Фирүзә Дамировна чыгыш ясадылар. Иштуган мәдәният йорты белгече Хуҗина Диләрә Каршигаевна «Мәдәният өлкәсендә менеджмент»программасы буенча һөнәри әзерлек үтте.Котлыйбыз!