ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Изгелек - ул кешенең барлык кешеләргә, бөтен кешелеккә бәхет бирергә омтылышы. 6 сентябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «әдәплелек һәм яхшылык патшалыгында» дигән танып белү программасы нәкъ менә шушы проблемага багышланган иде. Әлеге чараның максаты җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның һәм бер-берсе белән аралашуның этик нормаларын формалаштырудан гыйбарәт. Танып-белү программасы барышында кунаклар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә мөһим әхлакый кыйммәтләр турында уйландылар. Җыелышта катнашучылар арасында үз үрнәкләре белән иң мөһим Сыйфатны – Игелеклелекне һәм риясыз ярдәмне күрсәтүче кешеләр бар. Сабитова Әлфия апа-авылыбызның актив волонтеры. Ул үз командасы белән свода катнашучыларга бик зур ярдәм күрсәтте инде: бер килограмм татлы сый җибәрде. Чара вакытында Гомәров Фәнис иң яхшы кешелек сыйфатларына багышланган шигырьләрен укыды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

6 сентябрьдә Өтернәс авыл клубында "Күңелле эстафеталар" - спорт программасы үткәрелде. Командаларга йөгерү, сикерү, туп һәм кыршау белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде һәм алар сораулар минутында катнаштылар, Сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Чарада ни өчен яшьтән үк физик культура белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Катнашучылар ярышларда зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк иттеләр..

Тэги: Өтернәс авыл клубы

Алтын көз- соңгы җылы көннәрдән ләззәтләнергә һәм көзге фотолар ясарга менэ дигэн вакыт. Көзен урман аеруча матур, ул үзгәрә. Көзге урманда һәр агачның үз киеме, үз төсмерләре бар. Көз башында күк йөзе әле якты һәм зәңгәр, ә кояш җылы җылыта.

 Быел сентябрь безне җылы көннәре белән сөендерә. Кояшлы көннәрнең берсендә Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән көзге урманга сэяхэт кылды.Һәм урамда быел көз түгел, ә җәй дәвамы кебек. Урманда хәтта агачлар да яшел. Балалар  урманнан тиз генэ кайтырга теләмэделәр. Урман буйлап йөрүнең гүзәллегеннән барысы да канәгать калдылар. Агачларның барлык яфраклары сары төскә кергәч, без һичшиксез көзге урманга кайтачакбыз, гербарий өчен күп яфраклар җыячакбыз.

Тэги: Сулэ авыл клубы

6-7 нче сентябрь көннәрендә Краснодарск крае, Белоречинск шәхәредә 3нче Бөтенроссия урам театрлары фестивале бәйгесенең йомгаклау туры узды. Татарстан данын яклап, районыбызның «Нур» театр берләшмәсе чыгыш ясады. Алар татар халкының гасырлар буе сакланып килгән таш суы чыгару һәм мич агарту йоласы күренешен милли бизәкләргә төреп, җыр-бию, әйтем-мәкальләргә бай спектакль сыйфатында тамашачы күңеленә җиткерә алдылар. Искиткеч зәвык белән бизәлгән сәхнә күренеше, узешчән артистларның зур җаваплылык белән уйнавы-үзенекен итте. Әлеге  иҗат коллективы Орёл, Майкоп, Сочи, Түбән Новгород кебек зур шәхәрләрнең профессионал театр коллетивлары белән беррәттән көч сынашып, җиңүчеләр рәтенә чыкты. Аларга милли мәдәниятны, гореф-гадәтләрне саклаган өчен, махсус акчалата премия һәм дәрәжәле диплом тапшырылды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Авыл хуҗалыгы хемәтчәннәрең иң кызган чагы-урып-җыю чоры. 6 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә, Оет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кырларда игенчеләр алдында чыгыш ясадылар. Урып-җыю  вакытында һәр минут кадерле, әмма «Рәшә» агитбригадасы  төшке аш вакытында  игенчеләрне, дәртле җырлар,биюләр.шигырләр,такмаклар  белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырыштылар.. Игенчеләр  һәр чыггышны яратып карадылар ,тагын килегез дип озатып калдылар.. Агитбригада чыгышлары аларга көн буена  җитәр”лек көч һәм дәрт бирде

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 сентябрь көнне Шикше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган "Беслан – 20 елдан соң" дигән тематик кичә үткәрделәр. Балаларга 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Катнашучылар бүген илебез халкы иминлегенә куркыныч тудыручы, гамәлләре террорчылыкка тиңләштерелгән явыз бәндәләр белән махсус хәрби операция зонасында көрәшүче батыр якташларыбыз хакында белделәр. Террорчылыкның җимергеч көч булуы турындагы эчтәлекле әңгәмәдән соң, аны аклау юк һәм мөмкин дә түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Урамда, транспортта һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерделәр, шулай ук БПЛА һөҗүме очрагында үзләрен саклау чаралары белән таныштылар. Кичә «Беслан - 20 елдан соң» документаль фильмын карау белән тәмамланды.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

5 сентябрьдә Сулэ авыл клубында террорчылыкка каршы көрәш көненә багышланган «Беслан фаҗигасе – безнең уртак кайгы» тематик әңгәмәсе узды.
 Террорчылыкка каршы көрәш коне террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.
Әңгәмә исемнәре кешелек хәтерендә мәңгегә сакланачак кечкенә Беслан халкына, аларның соңгы минутларына кадәр балаларын йөрәкләре белән каплап торган укытучыларына, Бесланның сыгылмас әти - әниләренә, һәлак булганнарга һәм 2004 елның сентябрь аенда исән калганнарга багышланды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

5 сентябрь көнне Оет авыл клубында балалар өчен «Күңелле фәннәр» исемле танып белү программасы үтте. Чара барышында укучыларга фәннәр турында сөйләдек, уен формасында катнашучылар күп яңалыклар белделәр, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч  узды, барлык катнашучылар да яхшы кәеф алдылар һәм фән турында яңа белемнәр тупладылар.

Тэги: Оет авыл клубы

5 сентябрьдә «Террорчылыкка каршы теләктәшлек көне» кысаларында «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»нда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Тукта террорчылык. Экстремизмга-юк! Дөньяга тынычлык кирәк!" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр. Өлкән яшьтәге һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр еш кына куркынычсызлык чараларын санга сукмыйлар һәм оныталар. Шуңа күрә мондый гражданнарның шәхси куркынычсызлыгы белән бәйле проблемалар бик актуаль. Тәрбияләнүчеләрне «Террорчылык» төшенчәсе, аның барлыкка килү сәбәпләре, мөмкин булган нәтиҗәләр, куркыныч килгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле предметлар табылганда мөмкин булган гамәлләр белән таныштырдылар. Чараның төп максаты катнашучыларны экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә, психологик яктан үз-үзеңне яклауга әзер булырга, шикле кешеләргә, предметларга, теләсә кайсы нәрсәгә игътибар итәргә өйрәтү иде. Дәрес «Дөрес гамәл кыл» тест – викторина сорауларына җаваплар табу һәм «куркынычсызлык» дигән төп сүз килеп чыга торган кроссворд чишү белән тәмамланды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

4 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен «Компьютерга бәйлелек проблемалары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр, чөнки бу тема бүгенге көндә бик актуаль. Чараның максаты - балаларны компьютердан дөрес файдаланырга өйрәтү, мониторда озак эшләү аркасында килеп чыга торган авыруларны профилактикалау һәм виртуаль челтәрдә аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алу. Әңгәмә барышында балалар виртуаль дөнья, компьютер уеннарына бәйлелек, үз-үзеңне саклау методлары, виртуаль чынбарлык белән үзара бәйләнеш принциплары турында тулы мәгълүмат алдылар. Ахырда балалар компьютер артында сәгатьләр санын контрольдә тотарга, интернетта түгел, ә реаль тормышта максатлар куеп,  аларга ирешергә тырышырга,  шулай ук социумда мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International