«Белая река» III Бөтенроссия урам театрлары фестивале

2024 елның 6 сентябре, җомга

6-7 нче сентябрь көннәрендә Краснодарск крае, Белоречинск шәхәредә 3нче Бөтенроссия урам театрлары фестивале бәйгесенең йомгаклау туры узды. Татарстан данын яклап, районыбызның «Нур» театр берләшмәсе чыгыш ясады. Алар татар халкының гасырлар буе сакланып килгән таш суы чыгару һәм мич агарту йоласы күренешен милли бизәкләргә төреп, җыр-бию, әйтем-мәкальләргә бай спектакль сыйфатында тамашачы күңеленә җиткерә алдылар. Искиткеч зәвык белән бизәлгән сәхнә күренеше, узешчән артистларның зур җаваплылык белән уйнавы-үзенекен итте. Әлеге  иҗат коллективы Орёл, Майкоп, Сочи, Түбән Новгород кебек зур шәхәрләрнең профессионал театр коллетивлары белән беррәттән көч сынашып, җиңүчеләр рәтенә чыкты. Аларга милли мәдәниятны, гореф-гадәтләрне саклаган өчен, махсус акчалата премия һәм дәрәжәле диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International