ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

11 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалакта кунакта" дип исемләнгән театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген әкияти урманга Кукмара шәһәреннән икенче сыйныф укучылары килде, анда алар төрле әкият геройларын очраттылар һәм Тылсымлы сандык табу өчен каршылыклар үттеләр. Барысы да бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр алды. Әкият геройлары балаларны яңа уку елы башлану белән котладылар һәм бары тик "5" һәм "4"кә генә укуларын теләделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

10 сентябрь көнне Эзмә авыл мәдәният йорты, Өтернәс, Илебәр авыл клублары, Илебәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Жырлап яшик дуслар" исемле күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Анда мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да чакырылган иде. Алар киләсе иҗат сезонына планнар белән танышу максатында, мәдәни чарада актив катнаштылар. Катнашучылар "Жырны таны” викторинасында бик теләп катнаштылар, яраткан җырларын башкардылар, биеделәр, ял иттеләр. Чара чәй эчү белән тәмамланды һәм катнашучыларга уңай эмоцияләр, уңай энергия һәм күп яңа тәэсирләр китерде.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

11 сентябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Көздә кунакта» дигән викторина үткәрде. Чара барышында балалар көз айлары турындагы табышмакларны чиштеләр, көзнең билгеләрен әйттеләр, көзгә багышланган конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.

Тэги: Оет авыл клубы

Ел саен сентябрь аенда үзләренең игелекле хезмәтләре белән планетаның урман байлыкларын саклаучы һәм арттыручы һәм алардан нәтиҗәле файдалануга ярдәм итүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Урман хезмәткәрләре көне үзенең тарихын СССР заманыннан ук алып бара.

10 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм оештыруда катнаштылар. Урман хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ярышлар йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Кунакларны шулай ук моңлы җырлары һәм изге теләкләре белән ТР халык артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина котлады.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

9 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләр өчен «Татарстан – республика достижений» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Проектның максаты - республикабыз ирешкән максатлар турында сөйләү, һәркемгә Ватаныбызның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән танышырга мөмкинлек бирү. «Татарстан - Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть чыгару һәм нефть химиясе алга киткән. Без - эре сәнәгать төбәге. Республиканың танылган брендлары - «Татнефть», «КАМАЗ», Казан авиация заводы». Катнашучылар алдында эшчәнлекнең барлык өлкәләрендәге видеороликлар күрсәтелде: җитештерү, спорт культурасы, авыл хуҗалыгы медицинасы. Соңыннан безнең республика турында әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

8 сентябрь конне Сулэ авыл клубында "Гаилә көне"викторинасы узды. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

 Балалар викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр һәм узлэренен яраткан гаиләлэре турында сөйләделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Менә инде соңгы берничә елда теләгән һәр россияле төрле дисциплиналар буенча белемнәрне тикшерүче диктантлар, тестлар ярдәмендә үз белемнәрен яңарта ала. Бу үзеңнең агымдагы грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә генә түгел, яхшыртуны таләп итә торган өлкәләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Шул уңайдан 8 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йортында да «Грамоталы яз һәм укы!» дип исемләнгән диктант үткәрелде. Культорганизатор Г.Зиннәтуллина зур булмаган сүзлек диктантлары оештырды. Диктант ярдәмендә һәркем үзенең грамоталылык дәрәҗәсен белә алды.

Укый-яза белеп тумыйлар, укый-язарга өйрәнәләр! Грамоталы кеше һәрвакыт ихтирам уята, аңа тиңләшәләр, аңа колак салалар. Барыгызга да зур белемнәр, грамоталылык белән дус булырга теләп калабыз.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

7
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Атлар-гаҗәеп җан ияләре, алар белән аралашканда битараф калучылар бик сирәк. Атка атланып йөрү яхшы кәеф кенә түгел, сәламәтлек тә бирергә сәләтле. Атта йөрү ярдәмендә тернәкләндерүнең махсус методикасы-иппотерапия юкка гына яшәми. Атлар белән аралашу төрле яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә балаларга күрсәтелә. Ул кече туганнарыбызга, туган табигатебезгә мәхәббәтне өйрәтә, кечкенә Шаянның нерв системасына уңай йогынты ясый. Тенеки авыл клубы мөдире балалар өчен затлы һәм акыллы хайваннар дөньясына – атлар белән танышу өчен мавыктыргыч экскурсия оештырды. Атлар белән аралашудан балалар бик күп уңай энергия, күтәренке кәеф һәм күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Тенеки авыл клубы

Белем бирү сәгате “ Көз - искиткеч вакыт”

Тэги: Бигәнәй

9 Сентябрьда Туктар авыл клубы  агитбригада белэн игенчеләр алдында"Икмәк булса җыр да була"" күчмә концерт программасы белән чыгыш ясады. Кояшлы көндә һәр минут кадерле, шуңа күрә үзешчән артистлар төшке аш вакытында кыр хезмәтчәннәренә бераз ял бүләк итәргә һәм дәртле җырлары белән кәефләрен күтәрергә тырышалар. Концерт программасында күңелле, халык җырлары, мәзәкләр һәм такмакларга биюләр яңгырады. Агитбригадада катнашучылар хезмәтчәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыр, ләкин чын мәгънәсендә намуслы хезмәттә, аяз көннәрдә, яхшы печән чабуда һәм иген игүдә уңышлар теләделәр. Хакыйкать әйткәнчә-икмәк тә булыр, җыр да булыр. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре урак өсте вакытында игенчеләребезгә Яхшы җырлар, яхшы сүзләр белән ярдәм итәләр.

Тэги: Туктар авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International