Агитбригада чыгышы"Икмәк булса-җыр да була"

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

29 августта Иске Мичан, Яңа Мичан һәм Түбән Симет мәдәният йортлары мәдәният хезмәткәрләре составындагы агитбригада игенчеләр алдында"Икмәк булса җыр да була"" күчмә концерт программасы белән чыгыш ясады. Кояшлы көндә һәр минут кадерле, шуңа күрә үзешчән артистлар төшке аш вакытында кыр хезмәтчәннәренә бераз ял бүләк итәргә һәм дәртле җырлары белән кәефләрен күтәрергә тырышалар. Концерт программасында күңелле, халык җырлары, мәзәкләр һәм такмакларга биюләр яңгырады. Агитбригадада катнашучылар хезмәтчәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыр, ләкин чын мәгънәсендә намуслы хезмәттә, аяз көннәрдә, яхшы печән чабуда һәм иген игүдә уңышлар теләделәр. Хакыйкать әйткәнчә-икмәк тә булыр, җыр да булыр. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре урак өсте вакытында игенчеләребезгә Яхшы җырлар, яхшы сүзләр белән ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International