Гаилә елы кысаларында 13 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара чәй көненә “Без бергә бәхетле” дигән ял кичәсе үткәрделәр. Кунакка инде икенче ел рәттән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җыелышып җылы оекбашлар бәйләүче әниләр, әбиләр чакырылган иде. Чара барышында чәйнең килеп чыгу тарихы, бу бәйрәмнең традицияләре белән таныштылар, чәй турында кызыклы фактлар турында сөйләштеләр. Шулай ук кунакларны кызыклы музыкаль дартс көтә иде. Алар “Көйне бел”, “Ретро җырлар” турларын үттеләр. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды. Бу гади Чәй көне генә түгел, ә хуш исле чәй өстәле артында күңелле хатирәләрне искә алып, яхшы кәеф бүләк итүче көн булды.
13 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре , авыл китапханәсе белән берлектә, иҗат сөючеләрне "Үз кулларың белән Кар бабай"дигән яңа ел мастер-классына чакырдылар. Бу гаиләләр өчен үзләренең иҗади идеяләрен һәм фантазияләрен буш вакытта тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек. Чарада катнашучылар Яңа ел эшләнмәләрен башкару этаплары турында фикер алыштылар, башкару өчен материаллар сайлап алдылар. Олылар да, балалар да бергәләп иҗат иттеләр. Кар бабай-ул балачактан ук һәркемнең яраткан һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең иң популяр персонажларының берсе. Кар бабайларга, сүз уңаеннан, искиткеч балалар әкиятләре багышланган. Иң танылганнары арасында-Г.Х. Андерсенның «Снеговик» һәм М. Фогельнең «Көрән Кар бабай хыялы» әкияте. Нәтиҗә катнашучыларны сөендерде. Бергәләп кул эшләре әзерләү рухны берләштерүгә һәм Яңа ел кәефен күтәрүгә ярдәм итте. Кыш бабай мастер класста катнашучыларга тәмле бүләкләр өләште.
Гаилә елы кысаларында Иске Икшермә мәдәният йортында "Иҗади кешеләр" -«Минем гаиләм - минем яшәү урыным»дип исемләнгән шигырь соючелэр конкурсы узды. Конкурста 30дан артык катнашучы катнашты. Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар башкаруында төрле авторларның әсәрләре яңгырады, әмма аларның барысы да якыннарына рәхмәт хисләре белән сугарылган иде. Һәр катнашучыны тантаналы рәвештә шигырь укырга чакырдылар, чыгышларыннан соң алкышлар белән озаттылар. Конкурста катнашучыларның барысы да сәнгатьле итеп шигырьләр уку осталыгын күрсәттеләр. Конкурс 3 яшь номинациясендә узды. Һәр номинациядә 1,2,3 урын бирелде һәм лауреат дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Әлеге бәйгедә Олы Нырты мәдәният йортыннан "Серле каләм" клуб берлэшмэсенэ йоруче Гаффаров Ильяр катнашты. Ул инде икенче ел әлеге конкурсның лауреаты булды һәм 1 нче дәрәҗә диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.
Илдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып Россия Конституциясе көне тора. Бәйрәмнең тантаналыгы зур роль уйный. РФ Конституциясе төп закон буларак карала. Ул төрле җәмгыяти мөнәсәбәтләрне көйләүче булып тора. Хокук документлары Конституциягә буйсына. 11 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә үткән “Конституция – төп закон” түгәрәк өстәле нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чара барышында балалар “Своя игра” интеллектуаль уенында катнаштылар. Сораулар танып-белү өлкәсенә кагыла иде. Катнашучылар Ватан тарихы буенча кызыклы мәгълүматлар тупладылар.
12 декабрьдә Сулэ авыл клубында "Конституция - тормышыбызның төп законы»дигән тематик сәгать узды. Видеопрезентация аша безнең җәмгыять тормышының вакыт дәвамында ничек үзгәрүен күзәтергэ момкин булды. Балалар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы видеороликлар карадылар һәм элеге тема турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Программаның мөһим нәтиҗәсе үз хокукларыңны гына түгел, лаеклы гражданнар булып үсү өчен бурычларыңны да аңлау булды.
Ел саен 12 декабрьдә Россия РФ Конституциясе көнен билгеләп үтә. Россиядә хәзер гамәлдә булган Конституция-демократизм принципларына нигезләнгән һәм РФ гражданины булган һәр кешенең мәнфәгатьләрен якларга чакырылган принципиаль яңа канун. Конституция көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында «Мин һәм илем Конституциясе» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чарада катнашучылар җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булу өчен үзләренең хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да белделәр.
12 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган "Конституция - төп закон" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен билгеләүче төп закон буларак Конституциянең әһәмияте турында сөйләделәр. Алар Конституциянең ничек кабул ителүе, шулай ук аның һәр кешенең хокукларын яклаучы төп принциплары һәм статьялары турында белделәр.
12 декабрьдә Эзмә мәдәният йортында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап" РФ Конституциясе тарихы» дигән тематик сәгать узды. РФ Конституциясе-Россия Федерациясенең төп законы, илебездәге барлык норматив-хокукый актларга буйсына. Безнең бөтен тормыш законнар һәм кагыйдәләр белән бәйле. Конституция безгә олылар гына түгел, балигъ булмаганнар да белергә тиеш булган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирә. РФ Конституциясе безнең хокуклар турында гына түгел, бурычларыбыз турында да күп сөйли. Бу документны барлык гражданнар белергә тиеш.
12 декабрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Үсеш» лицее балалары өчен РФ Конституциясе көненә багышланган «Что ты должен знать» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Белемнәрен «Своя игра: День Конституции» интеллектуаль уенда ныгыттылар. Уен барышында балалар югары дәрәҗәдәге хокукый белемнәрен күрсәттеләр, димәк, алар үз илләренең лаеклы гражданнары. Нәтиҗәдә барлык катнашучыларның да үз хокукларын яхшы белүләре һәм РФ Конституциясенең төп нигезләмәләрен үзләштерүләре ачыкланды.
12 декабрьдә Шәмәрдән мәдәният йортында «Женщина года» конкурсы репортажы өчен төшерү булды. Төшерүне «Саба дулкыннары» хезмәткәрләре алып барды. Репортаж вакытында Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшинаның эше һәм тормышы турында сөйләнелде. Шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләреннән дә интервью алынды. Аннары төшерү төркеме мөдирнең өенә кайтып, анда аның гаиләсе һәм көндәлек тормышы белән таныштылар.